Эчтәлек

Озын агач сап башына очлы сөяк, таш яки үткен металлдан ясалган очлык киертелә. Таш гасырдан мәгълүм. Безнең эрага кадәр VII йөздә Идел-Камада беренче металл очлыклар барлыкка килә. VIII–XV йөзләрдә болгарлар дүрткырлы тар, өчкырлы һәм чөй сыман озынча сөңгеләр куллана. XI–XIII йөзләрдә ыргыта торган кыска сөңгеләр, XV–XVI йөздә металл сугыш киемен тишәргә сәләтле тар йөзле очлыклы атлы гаскәр сөңгеләре һәм киң йөзле очлыклы ау сөңгесе кулланыла. Еш кына сабына кечкенә сугыш әләмнәре беркетелә. Утлы корал һәм кылычлар барлыкка килгәч, сөңге киң кулланылыштан төшеп кала.

Әдәбият

Измайлов И.Л. Вооружение и военное дело населения Волжской Булгарии X — начала XIII вв. К.-Магадан, 1997.

Автор – И.Л.Измайлов