Тарихы

1710–1711 еллардан мәгълүм. Хәзерге вакытта Камышлы атамасы да кулланыла. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда 2 мәчет (аларның берсе 1939 елда ябыла, бинасы балалар яслесенә тапшырыла), 5 мәктәп эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1565,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Кәшер волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Иске Имән авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Кызыл Октябрь» колхозы оештырыла. 1950 елда аңа Яңа Имән, Таза Чишмә авыллары керә. 1963 елда хуҗалык берләштерелгән «Родина» колхозына кушыла (үзәк утары – Күтәмәле авылы, Яңа Имән, Буралы Чишмә, Ивановка, Таза Чишмә авыллары керә; 1992 елдан үзәк утары – Яңа Имән авылы).

1995–2002 елларда авылда – «Родина» күмәк предприятиесе, 2003–2005 елларда – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан «Җәлил» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Родина» бүлекчәсе эшли. Хәзер крестьян-фермер хуҗалыгы бар.

Халкы башлыча кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1933 елда – җидееллык, 1960 елда – сигезьеллык, 1980 елда – урта (яңа бина төзелә), 2015 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1974 елда балалар бакчасы ачыла, 1980 елда мәктәп бинасына күчерелә, 2015 елда тулы булмаган урта мәктәпнең мәктәпкәчә төркеме итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (1969 елдан), китапханә (1968 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2003 елдан), «Жамигъ» мәчете (1997 елдан), шулай ук төзекләндерелгән «Изге чишмә» кизләве бар.

Мәдәният йорты каршында «Жәүһәр» фольклор, балаларның «Сандугач» вокаль, «Әпипә» хореография, «Әкият» театр коллективлары эшли.

Күренекле кешеләре

Д.Г.Зөбәерова (1930–2000) – язучы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

М.Т.Низамиев (1934–2012) – ТАССРның, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТАССР мәдәният министры урынбасары (1971–1997);

М.З.Таҗиев (1947 елда туган) – техник фәннәр кандидаты, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе, шәһәр тибындагы Җәлил посёлогының һәм Әлмәт муниципаль районының мактаулы гражданы.

Халык саны

1816 елда – 73 ир-ат;
1870 елда – 397,
1897 елда – 973,
1913 елда – 1351,
1920 елда – 1320,
1926 елда – 945,
1938 елда – 936,
1949 елда – 917,
1958 елда – 737,
1970 елда – 612,
1979 елда – 492,
1989 елда – 335,
2002 елда – 359,
2010 елда – 372,
2021 елда – 319 кеше (татарлар).