Эшчәнлеге

Титуляр киңәшче, «Казань» газетасының беренче редакторы һәм нашире Л.П.Антонов тарафыннан 1894 елның декабрендә «Печёнкин һәм Ко» ширкәте басмаханәсе җирлегендә ачыла. 19 эшчесе була, 1900 елда еллык товар әйләнеше 8000 сум тәшкил итә. Халыкта «скоропечатный» дип атап йөртелә.

Ташбасма ысулы белән татар китаплары чыгара. 1911 елда Л.П.Антонов В.Е.Казаковтан басмаханә җиһазлары һәм материаллар, татар шрифтлары сатып ала. Шул вакыттан басмаханәдә даими рәвештә татар китаплары нәшер ителә башлый.

1911–1913 елларда «Мәгариф» нәшрияты белән актив хезмәттәшлек итә һәм башлыча аның заказларын үти. 1912 елда «Казань» газетасы да шунда чыга. 295 мең данә гомуми тираж белән 76 исемдә татар китабы бастыра: Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Камал, Н.Думави һ.б.ның әсәрләре, мәдрәсәләр өчен дәреслекләр, календарьлар, фәнни-популяр әдәбият.

1912 елда шулай ук 33 исемдә рус телендә дә китаплар бастыра (В.М.Залесскийның «Система призрения бедных», А.М.Мироновның «Эпоха Возрождения в итальянском искусстве» һ.б.).

Әдәбият

Каримуллин А.Г. Татарская книга начала XX века, Казань, 1974.

Каримуллин А.Г. Татарская книга пореформенной России. Казань, 1983.