1923 елның гыйнварында Казанда Тугызынчы Казан Совет шәркый халыклар кавалерия курслары һәм Уналтынчы үрнәк мөселман пехота командирлары курслары нигезендә оештырыла. Ике бүлектән тора: пехота (300 кешеле 2 рота) һәм кавалерия (125 кешедән торган эскадрон).

Курслар башлыгы А.К.Смирнов, комиссары М. Александров.

284 командир әзерләнә. 1923 елның ноябрендә Алтынчы татар-башкорт командирлары мәктәбе итеп үзгәртелә.

Автор – И.Г.Гыйззәтуллин