10 лап төре билгеле, Европа, Азия, Африка һәм Австралиядә киң таралган. ТРда бер төре – берьеллык абчук (S.annuus) республиканың барлык районнарында очрый. Басуларда, коры болыннарда, ачык сөзәклекләрдә үсә.

5-20 см озынлыктагы яшькелт яки күксел төстәге берьеллык үсемлек. Сабагы көчле тармакланган. Яфраклары кыяклы, капма-каршы чиратлаша. Чәчәкләре куе ярымчатырда. Җимеше – бер орлыклы тартмачык. Май-август айларында чәчәк ата.

Терлек азыгы.