Чыгу урыны һәм вакыты

2002 елның 5 октябреннән – Чаллыда, 2014 елдан Казанда аена 2 тапкыр чыга.

Оештыручысы – «Татмедиа» АҖ.

Мөхәррирләре З.П.Мөхлисова, Л.Д.Белоусова (2008–2018), Ю.Ю.Губина (2018 елдан).

Юнәлеше

Газета РФда керәшеннәр тормышын яктырта, керәшеннәрнең танылган вәкилләре: җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, артистлар һ. б. турында сөйли.

Традицион һәм православие бәйрәмнәре, йолалар, догалар, милли тарих буенча материаллар бастыра.

2010 елның июленнән газетаның рус телендә «Этнографическая мозаика» кушымтасы ай саен чыга.

Газета Татарстанда, Башкортстанда, Удмуртиядә, Чиләбе өлкәсендә һәм РФнең башка төбәкләрендә тарала.

«Бәллүр каләм» премиясе лауреаты (2005, 2007).

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2010. Т.5;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.