Биографиясе

1950 елның 14 октябрендә Омск өлкәсенең Саргат районы Баженово авылында туа.

1976 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, СССР ФАнең Себер бүлегендә эшли (Иркутск шәһәре): Себер энергетика институтында (1976–1980), Иркутск хисаплау үзәгендә (1980–1988), системаларның ышанычлылыгы һәм эшләү сәләте секторы мөдире (1985–1986).

1988 елдан Казан техник университетында, автоматика һәм идарә итү кафедрасы профессоры (1999 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре идарә ителүле нәсызыкча системаларның динамик анализына карый. Маликов идарә ителүле күп бәйләнешле нәсызыкча системаларның абс. тотрыклылыгын һәм күчеш процессларының сыйфатын тикшерә. «Квадратик форма плюс нәсызыкчалыктан интеграл» рәвешендәге компонентлары булган Ляпунов вектор-функцияләрен төзүнең алымнарын һәм алгоритмнарын, шулай ук күчеш процесслары һәм тартылу өлкәләрен чагыштыру, бәяләү системаларын төзү алымнарын һәм алгоритмнарын эшли. Күп машиналы электроэнергетик системаларның динамик тотрыклылыгын һәм эшләү сәләтен динамик анализлауга кулланылыш таба.

Структур үзгәрешләре булган идарә ителүле нәсызыкча системаларны динамик анализлау һәм бәяләү өчен Ляпунов вектор-функцияләре алымын һәм матрицалы чагыштыру системаларын эшли.

Хезмәтләре           

Метод векторных функций Ляпунова в теории устойчивости. М., 1987 (автордаш);

Абсолютная устойчивость нелинейных регулируемых систем со случайными изменениями структуры // Изв. РАН. Теория и системы управления. 1996. № 3;

Матричные системы сравнения в исследовании динамики нелинейных систем управления со структурными изменениями // Изв. РАН. Теория и системы управления. 1999. № 3.