Эчтәлек

1923 елда ТАССР Коммунистик Яшьләр Союзы инициативасы белән яшүсмерләрне Хәрби-диңгез флотында хезмәткә әзерләү өчен оештырыла. Оештыру структурасы «хәрби суднолар»дан (дредноутлар) торган спорт түгәрәкләреннән гыйбарәт, аларның һәрберсенә хәрби-диңгез корабльләренең исемнәре бирелә («Марат», «Аврора», «Парижская коммуна», «Комсомолец» һ.б). Дредноутлар район яки кантон «эскадралары» составына керәләр. Комсомол спорт флотының башкомандующие итеп иң беренче оештыручыларның берсе И.Маргалин билгеләнә, аның урынбасары — С.Н.Гладков. Дәресләрнең программасы булачак хәрби морякларның сәяси, физик (гимнастик күнегүләр, уеннар) һәм махсус әзерлекләрен күздә тота. Дредноутлар әгъзаларының («спортвоенморлар») үз хәрби формалары (бескозыркалар, җиңдәге билгеләр) була. Комсомол спорт флоты 1925 елда физик культураның шәһәр һәм кантон советлары булдырылу һәм Физкультура югары советының ХКС структурасыннан ТАССР ҮБК карамагына күчүе сәбәпле үзгәртеп корыла.

Әдәбият

Колчин Н.Т. Физическая культура и спорт в Татарии. К., 1969.