Тарихы

1710–1711 еллардан руөчс телендәге чыганакларда Сендюкова Пустошь исеме белән мәгълүм (Арча һәм Җөри даругалары керәшен татарлары тарафыннан нигезләнә.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1868 елда Алабуга сәүдәгәре Д.И.Стахеев акчасына чиркәү-приход мәктәбе ачыла (беренче укытучысы – мәгърифәтче-миссионер В.Т.Тимофеевның бертуганы И.Т.Тимофеев), 1888 елда Вознесение чиркәве төзелә (совет чорында ябыла; бинасы склад, балалар өчен интернат буларак файдаланыла; 1988 елда җимерелә).

XIX йөз ахырында И.П.Петровның китап кибете ачыла. XX йөз башында авылда чиркәү, «министрлык мәктәбе», 2 су тегермәне һәм 2 җил тегермәне, ярма яргыч, тимерчелек эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2559,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Бәтке волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Мәләкәс авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1933 елда Ворошилов исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – В.Евсеев). 1950 елда, Калинин, Яңа Җирекле, Иске Җирекле авыллары белән бергә, берләштерелгән Калинин исемендәге колхозга кушыла (үзәк утары – Мәләкәс авылы). 1999 елдан авылда – Калинин исемендәге җитештерү кооперативы, 2008 елдан «Тимерхан» агрофирмасы эшли.

Халкы башлыча Чаллы шәһәре предприятиеләрендә хезмәт куя.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда башлангыч мәктәп ачыла (1929 елда яңа бина төзелә), 1949 елда – җидееллык (1960 еллар ахырында яңа бина төзелә), 1971 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (2004 елда яңа бина төзелә). Мәктәп каршында төбәкне өйрәнү музее эшли (2018 елдан, нигезләүчесе – И.Н.Кузнецова).

Авылда балалар бакчасы (1979 елдан), «Яшьлек» мәдәният йорты (1976 елдан), китапханә (1964 елдан, 1978 елдан – мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (1975 елдан) бар. Вознесение Господня чиркәве төзелеше дәвам итә (2012 елдан).

Мәдәният йорты каршында: «Питрау» керәшен фольклор (1986 елдан, 2007 елдан – халык ансамбле, нигезләүчесе – Р.С.Прохорова), «Питрау» балалар фольклор (2000 елдан, 2016 елдан – үрнәк коллектив, нигезләүчесе – Л.Н.Адамова), «Яшьлек» бию (1998 елдан) коллективлары эшли.

Ел саен 12 июльдә авылда Питрау бәйрәме уздырыла (1990 елларда революциягә кадәрге традицияләр яңартыла).

Күренекле кешеләре

И.А.Еремеев (1968 елда туган) – Татарстан Республиксының атказанган юристы, юридик фәннәр кандидаты.

Халык саны

1870 елда – 931,
1897 елда – 1529,
1913 елда – 1895,
1920 елда – 1855,
1926 елда – 1162,
1938 елда – 1013,
1949 елда – 821,
1958 елда – 686,
1970 елда – 763,
1979 елда – 627,
1989 елда – 845,
2002 елда – 808,
2010 елда – 970,
2020 елда – 970 кеше (керәшен татарлар – 70%, руслар – 24%).