Яз көне чәчеләләр һәм шул елны уңыш бирәләр. Кыска вакытта яровойлашалар, аны язгы чорда 3–8 °C та, кайберләре 7–12 °C та узарга өлгерәләр.

Язгы культураларга төрле авыл хуҗалыгы үсемлекләре керә: бөртеклеләр (ашлык) — сабан бодае, арпа, солы; ярма культуралары — тары, карабодай, кукуруз; бөртекле-кузаклылар — борчак, вика, фасоль, ясмык, соя; май бирә торган үсемлекләр — көнбагыш, рапс; яшелчәләр — кыяр, ташкабак; бүлбетамыразыклар — бәрәңге, чөгендер; силос культуралары — кукуруз, шикәр соргосы; тамыразык үләннәр — вика, судан үләне, майлы торма.

Язгы культуралар хәзерге Татарстан территориясендә бакча һәм игенчелекнең сөрүле системасы вакытыннан ук авыл хуҗалыгы культураларыннан башлангыч ала. Бәрәңге — XVIII йөз башыннан, шикәр чөгендере — 1950 еллар ахырыннан, кукуруз — 1960 еллардан, рапс 1980 еллардан үстерелә.

2012 елда язгы культуралар 2236,5 мең га, шул исәптән бөртеклеләр — 1232,7, техник культуралар — 306,7, бәрәңге — 80,5, яшелчә — 11,7, терлек азыгы культуралары — 539,4, шулардан кукуруз 178,3 мең га мәйданны били.                          

Автор — И.Н.Афанасьев