- РУС
- ТАТ
иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза срогын тутыру урыны
Казан краенда андый урыннарны, бөтен Россиядәге кебек, XVI йөзнең 2 нче яртысыннан XIX йөз башларына кадәр — монастырьлар, төрмә сарайлары (Казанда мондый сарайда Е.И.Пугачёв тоткынлыкта була), соңрак төрмә кальгалары тәшкил итә. Баштарак иректән мәхрүм итү җәза рәвешендә була һәм рәсми рәвештә җинаятьчене төзәтү максаты куелмый. Татарстан территориясендәге хәзергәчә сакланган төзәтү оешмалары арасыннан иң борынгылары — Минзәлә өязендәге (1806) һәм Казан губернасындагы (1807) төрмә кальгалары. XVIII йөз ахырында сәүдәгәр И.А.Михляевның постау предприятиесе бинасы озату төрмәсе итеп яраклаштырыла. Төрмәләрдән тыш төзәтү оешмаларына арестант йортлары, арестант роталары, буйсындыру һәм хезмәт йортлары, полиция бүлекләре каршындагы арестант биналары һәм бүлмәләре керә. 1845 елдан иректән мәхрүм итү белән бәйле түбәндәге төзәтү җәзалары кулланыла: «кайбер аерым хокук һәм өстенлекләр чикләнгән хәлдә, яки чикләүләрсез, буйсындыру йортында вакытлыча ябылуда тоту; кыска вакытка кулга алу; вакытлыча төрмәгә ябып тоту». 1879 елгы төрмә реформасына кадәр ябылуда тоту урыннары белән үзәкләштерелгән идарә булмый һәм җәза башкаруда катлауларга бүленеш катгый исәпкә алына.
1879 елдан бердәм гомумдәүләт төрмә системасы оештырыла башлый, аның белән җитәкчелек итү өчен 1879 елда Баш төрмәләр идарәсе (элек — Эчке эшләр министрлыгы, 1895 елдан Юстиция министрлыгы составында) булдырыла. Төрле буйсындыру һәм хезмәт йортлары, арестант роталары, бурыч төрмәләре һ.б. бетерелә. Алар урынына төп өч төрдәге төрмәләр булдырыла: 1) эре төрмәләр («централлар») — турыдан-туры Баш төрмә идарәсенә буйсыналар; 2) гомуми типтагы төрмәләр — губерна төрмә инспекцияләренә буйсыналар; 3) каторга төрмәләре. 1917 елда Казан губернасында, Казан губернасы төрмәсе һәм озату төрмәләреннән тыш, барлык өязләрдә дә диярлек — өяз төрмәләре һәм земство карамагындагы арест йортлары (Царёвококшайск өязендә 2 арест йорты — Царёвококшайск шәһәрендә һәм Морки авылында), ә Казанда хезмәт белән төзәтә торган арест бүлекләре дә була. Губерна идарәсе составына Казандагы һәм Чистай өязендәге төрмә инспекцияләре керә. Җәмәгатьчелекне тоткыннарны төрмәдә тоту һәм тәрбияләү мәсьәләләренә җәлеп итү өчен, «Төрмәләрне кайгырту җәмгыяте» Уставы нигезендә дәүләтнең административ, әхлакый һәм финанс ярдәменнән файдаланучы төрмә җәмәгать комитетлары оештырыла. Попечительләр төрмәләр өчен иганә акчасы җыю, төрмә җитәкчелеген контрольдә тоту (дәүләт милкен үзләштерүне һәм ришвәтчелекне ачу максатыннан) белән шөгыльләнәләр, тоткыннарны укытуда, аларны төрле һөнәрләргә, кустарчылыкка тартуда ярдәм итәләр. Казан губернасы «Төрмәләрне кайгырту җәмгыяте» комитетына губернатор һәм идарәче архиерейдан тыш, губерна вице-губернаторы, дворяннар башлыгы, округ мәхкәмәсе рәисе һ.б. югары дәрәҗәле түрәләр кертелә. Абруйлы Казан эшмәкәрләре комитет әгъзалары булып тора. Җәмгыятьнең бүлекләре Казан губернасының һәр өязендә диярлек була.
Октябрь революциясеннән соң совет хакимияте элекке төрмә инспекциясен һәм администрациясен саклап калу чараларын күрә. 1918 елның июлендә РСФСР Юстиция халык комиссариаты «Җәза чарасы буларак иректән мәхрүм итү һәм җәза башкару тәртибе турында» вакытлы инструкцияне раслый, анда түбәндәгеләр билгеләнә: 1) иректән мәхрүм ителүгә хөкем ителгән затлар, сак астындагы затлар, хөкем ителүче затлар һәм озатылучы затлар өчен гомуми иректән мәхрүм итү урыннары (төрмәләр); 2) психик тайпылышлары шиксез булган арестантлар, дегенератлар һ.б.ш. өчен җәза-дәвалау оешмалары; 3) акылга зәгыйфь хроник авырулар өчен төрмә хастаханәләре; 4) йомшаграк режимга һәм вакытыннан алда иреккә чыгарылуга нигезләре булган затлар өчен сынау оешмалары; 5) яшь җинаятьчеләр өчен тәрбияләү-җәза оешмалары (реформаторияләр һәм игенчелек колонияләре); 6) милиция тарафыннан тоткарланган һәм җирле халык мәхкәмәсендә исәпләнгән затларны, шулай ук озатылырга тиешле арестантларны вакытлыча тоту биналары. БҮБКның 1919 ел 21 март Декреты һәм БҮБКның 17 май карары нигезендә Бөтенроссия гадәттән тыш комиссиясе карамагындагы концентрацион лагерьлар оештырыла башлый. РСФСР БҮБК «Мәҗбүри хезмәт лагерьлары турында» Декрет кабул итә. Алар алдына күптөрле «дошмани көчләрне» изоляцияләү һәм изүче сыйныф вәкилләрен «үзгәртеп кору» бурычы куела. Мондый лагерьлар оештыру губерна гадәттән тыш хәлләр комиссияләренә йөкләнә, алар соңыннан составында Мәҗбүри эшләр бүлеге булган Эчке эшләр халык комиссариаты карамагына тапшырыла. Мәҗбүри хезмәт лагере дип тә йөртелгән концентрацион лагерь Казанның Троицк урманында, элек яшь җинаятьчеләр колониясе булган урынында урнаша. 1918–1940 елларда төзәтү оешмалары күп үзгәртүләр кичерә, аларның исемнәре һәм җитәкче ведомстволары алышынып тора. Төрмәләр төзәтү оешмалары дип атала башлыйлар, алар Казанда (2), Алабугада, Мамадышта, Минзәләдә, Зөядә һәм Чистайда була. 1940 елда ТАССРдагы 9 төрмәдә 6074 тоткын исәпләнә (шул исәптән Казанда — 2462, Бөгелмәдә — 971, Чистайда — 806, Алабугада — 816, Минзәләдә — 497, Куйбышевта (хәзер Болгар шәһәре) — 522 кеше). Сәяси репрессияләр чорында төрмәләр күпләп юк итү урыннарына әвереләләр (җәзалар Казанда, Бөгелмәдә, Алабугада, Куйбышевта, Минзәләдә, Чистайда башкарыла). Күпләп юк итүнең иң дәһшәтлесе Октябрь революциясенең 20 еллыгы алдыннан Чистайда була: 1937 елның 4 ноябрендә анда 88 кеше атып үтерелә. СССР Югары мәхкәмәсе Хәрби коллегиясенең күчмә сессиясе карары нигезендә 9 майдан 12 сенә кадәр Казанда 185 кеше, шул исәптән ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты һәм ХКС җитәкчеләре, язучылар, педагоглар, студентлар атып үтерелә. 1930–1950 елларда төрмәләр һәм хезмәт белән төзәтү лагерьлары (ИТЛ) белән беррәттән шулай ук лагерь пунктлары да (Казанда — 7, шәһәр тибындагы Бондюг посёлогында — 2, Минзәлә, Чистай, Бөгелмә һәм Питрәч районының Пановка авылында 1әр) эшли. 1942 елның февраленнән 1943 елның апреленә кадәр Волжск тимер юл хезмәт белән төзәтү лагере эшли (идарәсе Казанда була), тоткыннар саны — 5,4 мең кеше (Зөя–Ульянов тимер юлы төзиләр, авыл хуҗалыгы тармагында эшлиләр). 1947 елның июнендә Зөя станциясендә Тимер юл төзелеше лагерьлары Баш идарәсенең (ГУЛЖДС) 1 нче Зөя заводы каршында Зөя лагерь бүлеге оештырыла (1948 елның октябренә ябыла). Тимер юл төзелеше лагерьлары Баш идарәсенең (ГУЛЖДС) 1 нче Зөя заводында эшләүче тоткыннар саны 72 дән 486 га кадәр җитә. 1952 елның августыннан 1953 елның апреленә кадәр Казан нефть эшкәртү заводының хезмәт белән төзәтү лагере эшли (лагерьның идарәсе Казанда була), 500 ләп тоткын әлеге завод төзелешендә катнаша. 1952 елның августында 1 нче «Татспецнефтестрой» төзелеше хезмәт белән төзәтү лагере оештырыла (идарәсе Әлмәт шәһәрендә була), андагы 2,3 тоткын нефть эшкәртү сәнәгате предприятиесен төзүдә эшли (1953 елның апрелендә ябыла). 1952 елның августыннан 1953 елның апреленә кадәр 2 нче «Татспецнефтестрой» төзелеше хезмәт белән төзәтү лагере эшли (идарәсе Яңа Писмән авылында, хәзерге Лениногорск шәһәрендә була), тоткыннар саны 1,3 мең кеше тәшкил итә. Хәзерге вакытта ТР территориясендә төзәтү оешмаларының төзәтү колонияләре (ТК), төзәтү-тәрбия колонияләре (ТТК), тикшерү изоляторлары (СИЗО) дип аталганнары бар: ТК-1 (1961 елда оештырыла, Түбән Камада урнашкан), ТК-2 (1932, Казан; 1875 елдан земство арест йорты буларак эшли), ТК-3 (1935, Пановка авылы), ТК-4 (1961, Түбән Кама), ТК-5 (1960, Карамалы Тау штп.), ТК-8 (1968, Әлмәт), ТК-18 (1989, Казан), ТК-19 (1993, Казан), ТТК (1972, Казан; ТК-9 җирлегендә оештырыла, 1963 елдан эшли), СИЗО-1 (1807, Казан; элеккеге губерна төрмәсе), СИЗО-2 (1939, Казан), СИЗО-3 (1937, Бөгелмә), СИЗО-4 (1806, Минзәлә), 4 нче төрмә (1857, Чистай). 1939 да катгый күзәтчелек тәртибендәге Казан психиатрия хастаханәсе оештырыла (Махсус психик авырулар хастаханәсе; берничә тапкыр исемен алыштыра; хәзер РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагында). Округ, психиатрия дәваханәсе буларак, 1870 еллардан психик авырулы җинаятьчеләр өчен ябылуда тоту урыны булып тора. Анда Б.Вәисов, М.Бейдеман (О.Форшның «Таштан киенгәннәр» («Одетые камнем») романы героеның прототибы), совет адмиралы Л.М.Галлер һ.б. ябып тотыла һәм вафат була. Шулай ук монда танылган җәмәгать эшлеклесе В.И.Новодворская да ябылуда була.
Система исправительно-трудовых лагерей в СССР. М., 1998;
Тимофеев В.Г. Уголовно-исполнительная система России: Цифры, факты и события. Чебоксары, 1999.
Автор — Л.М.Жаржевский
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.