Табигый сәбәпләр (башлыча, тектоник процесслар, эре метеоритлар төшү) яки кеше эшчәнлеге аркасында килеп чыга.

Җир тетрәүләр көче Җир өслегендә тетрәү дәрәҗәсен күрсәтүче (җир тетрәүләр чыганагының тирәнлегенә бәйле) сейсмик балларда (1 дән 12 гә кадәр) бәяләнә.

Татарстан территориясендә булган көчле җир тетрәүләр якынча 2,5 мең ел элек Кама һәм Идел елгасы үзәннәрендәге торулыкларны юкка чыгарган (А.Х.Халиков һәм башкалар тарафыннан фаразлана, 1991).

5-6 баллга кадәрге көч белән җир асты селкенүләре Казан тирәсендә – 1845, 1865, 1909, Алабуга янында – 1857, 1914, Әлмәт һәм Бөгелмә тирәлегендә 1866, 1914 елларда күзәтелә. Идел һәм Камада ясалма сусаклагычлар төзү, шулай ук нефть чыгарганда катламнарга су кудыру һәм су белән тәэмин итү өчен су чыгару республикада техноген җир тетрәүләр барлыкка килүгә китерә. 1967-1987 елларда ТРның көнчыгыш районнарында 600 дән артык җир тетрәүләр теркәлә, шуларның 50 гә якыны 4-6 балл белән бәяләнә. Кайбер тикшерүчеләр (И.А.Исхаков, К.М.Мирзоев) бу районнарда 7-8 баллга кадәрле җир тетрәүләр булырга мөмкин дип исәпли. Җир тетрәүләрнең күпчелеге 2-4 км, сирәк кенә (иң көчлеләре) 10-11 км тирәнлектә була.

1985 елдан «Татнефть» акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре Татарстан территориясендә хәзерге сейсмотектоник активлыкны тикшерәләр, 1986 елдан сейсмик режимны өзлексез күзәтүләр «Геодинамика» фәнни-җитештерү үзәге тарафыннан алып барыла. 1990 елдан башлап, ел саен Ромашкино нефть чыганагы тирәлегендә җир өслегенең вертикаль хәрәкәтен геодезик күзәтүләр үткәрелә, җир тетрәүләрнең ихтимали иң зур саны бәяләнә, 1:500000 масштаб белән ТР территориясенең сейсмоген зоналар картасы төзелә.

ТР территориясе 6-7 баллы сейсмик зонага кертелгән.

Торак, юл, җитештерү биналары һәм башка проектлаштырганда сейсмологлар мәгълүматы файдаланыла.