Биографиясе

1827 елның 17 феврале, Мәскәү – 1896 елның 14 ноябре, Казан.

Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң (1855 ел), шунда ук эшли.

1868–1895 елларда Казан университетында, 1892–1895 елларда медицина факультеты деканы, 1871 елда мәхкәмә медицина кафедрасын оештыручы.

Фәнни эшчәнлеге

И.М.Гвоздев үз хезмәтләрендә беренче булып асфиксиягә гыйльми билгеләмә бирә – организмның канда һәм тукымаларда кискен рәвештә кислород җитмәү белән бәйле үзенчәлекле патологик халәтен, асфиксия механизмнарын ачыклый.

Казан мәхкәмә медицинасы эшендә асфиксиянең төрле төрләрен тикшерү шуннан соң әйдәп баручы фәнни юнәлешкә әверелә.

И.М.Гвоздев җитәкчелегендә кафедра каршында музей, фотолаборатория оештырыла, мәхкәмә медицинасы экспертизаларын үткәрү өчен морг ачыла.

Хезмәтләре

Материалы для изучения асфиксии преимущественно с точки зрения медицинского правоведения. Казань, 1868;

Первичный наружный осмотр мёртвого тела известной личности. Казань, 1878;

Несколько слов о состоянии судебной медицины в настоящее время. Казань, 1890.

Әдәбият

Загоскин М.П. Биографический словарь профессоров и преподавателей Казанского Императорского университета (1804-1904). Казань, 1904. Ч. 2;

Деканы Казанского медицинского университета. Казань, 1997.