Эчтәлек

Татар драматургиясе классигының иң уңышлы комедияләреннән берсе. Әсәрдә ХХ йөз башы татар сәүдәгәрләренең комсызлыклары, тискәре гадәтләре фаш ителә.

Барлык татар театр труппалары репертуарларында да була. Беренче мәртәбә 1911 елның 4 ноябрендә «Сәйяр» труппасы тарафыннан куела. Сираҗетдин ролен Г.Кариев, А.Кулалаев, Гөлҗиһанны Г.Болгарская, Җамалетдинне К.Тинчурин, Василий Дмитриевичны В.Мортазин-Иманский башкара. Татар җәмәгатьчелегенең реакцион даирәләре комедияне тискәре каршы алса да, ул җәмгыятьнең демократик катлавының байрагына әверелә.

1912 елда пьеса Әстерхан татар драма театрында куела. Сираҗетдин ролен анда З.Солтанов уйный, соңыннан ул бу рольне иң яхшы башкаручыларның берсе булып таныла. 1913–1914 ел сезонында комедия «Нур» труппасы (Сираҗетдин – К.Шамил, Л.Аитов), 1916 елның сентябрендә «Ширкәт» труппасы тарафыннан куела (Сираҗетдин – М.Мутин).

Шул вакыттан башлап пьеса Татар академия театрында еш куела: 1925, 1933 (режиссер З.Солтанов), 1935 (режиссер С.Вәлиев-Сульва), 1944, 1962 (режиссер Х.Уразиков), 1979, 1998 (режиссер П.Исәнбәт) елларда.

Төп башкаручылар: Сираҗетдин ролендә – Х.Әбҗәлилов, Р.Бикчәнтәев, Р.Шәрәфиев, И.Әхмәтҗанов; Гөлҗиһан ролендә – А.Масаутова, М.Сульва, Ф.Камалова, Р.Җиһаншина, Н.Ихсанова, Р.Мотыйгуллина, Г.Исәнгулова.

1940 елда беренче мәртәбә рус телендә Казан Зур драма театры сәхнәсендә куела (рус теленә Г.Д.Шапиро һәм И.Юзиев тәрҗ.), режиссер Б.Э.Ниренбург, консультант З.Солтанов, Сираҗетдин ролендә Н.И.Якушенко уйный.

1994 елда «Банкрот»ны Әлмәт татар драма театры куя (режиссер З.Туишева, Сираҗетдин ролен Р.Таһиров, Гөлҗиһанны Р.Фәйзуллина башкара).

Әдәбият

Хисмәтуллин Х. Г.Камал. Казан, 1969.

Илялова И. Театр имени Камала. Казань, 1986.

Ингвар И., Илялова И. Русский театр в Казани. Казань, 1991.

Автор – И.И.Илялова