- РУС
- ТАТ
Мәктәп балалары өчен
Атлас почв Республики Татарстан для школьников. Казань: Фолиант, 2015. 70 с.
Бу фәнни белешмәлек – туфраклар буенча Россия Федерациясендә мәктәп укучылары өчен төзелгән беренче атлас.
Татарстан Республикасы табигый ресурсларга бай: файдалы казылмалар, сулыклар, урманнар һәм, ниһаять, туфрак – безнең икенче «кара алтыныбыз». Туфрак кешеләргә уңыш бирә, ә хайваннар һәм үсемлек организмнарын торак һәм сыену урыны, туклану элементлары һәм су белән тәэмин итә. Шуны истә тотарга кирәк: туфракны саклаганда, без аның уңдырышлылыгын гына түгел, ә башка мөһим экологик функцияләрен дә саклыйбыз.
Әйдәгез, республика туфраклары турында күбрәк белик: алар ничек барлыкка килә һәм эшли, бер-береннән ни белән аерылып тора, нинди үзенчәлекләргә ия. Табигатьнең бу уникаль өлешен ныклап өйрәнгәч кенә, без тере һәм тере булмаган матдәләр арасында бәйләүче буларак туфракта һәм гомумән экосистемаларда барган катлаулы процесслар белән дөрес идарә итә алырбыз.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.