Мәкаләдә тикшеренү объекты – Г.Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романында тасвирланган гастрономик аспект. Г.Гачев методологиясен куллану әсәрдә сәнгатьчә сурәтләнгән татар ашларының Космо-Психо-Логос төшенчәсен төзергә ярдәм итә. Әлеге өч өлештән торган төшенчәне үзенең көндәлек гамәлләрендә романның төп герое гамәлгә ашыра. Аның әйләнә-тирә табигатьне мифошигъри һәм мөселман традицияләре белән бәйле рәвештә аңлавы, күп төрле ризыклар пешереп табын әзерли белүе табигать һәм мәдәният арасында тоташтыручы күпер була. Яшәешне космик аңлау һәм билгеле, шул исәптән сезонлы, алгоритмнарга буйсынган көндәлек гамәлләргә шәхси мөнәсәбәте этник үзенчәлеккә ия.

Сылтама ясау өчен: Яковлева Е.Л. Гастрономический дискурс романа Г.Яхиной «Зулейха открывает глаза» // Научный Татарстан. 2021. №2. С.64–69.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Яковлева Елена Людвиговна, философия фәннәре докторы, профессор, В.Г.Тимирясов исем. Казан инновацион университетының философия һәм социаль-сәяси дисциплиналар кафедрасы мөдире, e-mail: mifoigra@mail.ru