Алтын Урда, бөтендөнья тарихи үлчәм буенча чагыштырмача кыска яшәеш чорына карамастан – 200 елдан артыграк, билгеле тарихи эз калдыра алган. Ул бик зур территориягә, хәрби көчкә, киң халыкара йогынтыга, көчле дәүләт аппаратына, алга киткән күп катламлы икътисадка, бай мәдәнияткә ия була, Евразиянең сәяси, икътисади һәм мәдәни картасына тирән һәм күпмьюнәлешле йогынты ясый. Болар барысы бергә безгә тулы ышаныч белән аңа карата Урта гасырдагы данлыклы бәйсез дәүләт эпитетын кулланырга мөмкинлек бирә. Үзенчәлекле сәяси, икътисади, мәдәни, социаль институтларның бердәм комплексының югары дәрәҗәдәге үсеше үзенчәлекле “Алтын Урда цивилизациясе”нең тулы социаль системаның вакыт һәм пространствосында җирле һәм тотрыклы яшәешен күздә тота.

Сылтама ясау өчен: Хамидуллин Б.Л. Алтын Урда һәм аның мирасы // Научный Татарстан. 2021. №1. С.29–38.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Хәмидуллин Булат Лирон улы, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының татар диаспорасын өйрәнү үзәге мөдире, e-mail: bulat.antat@mail.ru