- РУС
- ТАТ
җырчы (меццо-сопрано), ТАССРның атказанган артисты (1944 ел)
1914 елның 9 сентябре, Кыргызстан Республикасы, Ыссык күл өлкәсе Пржевальск шәһәре – 1979 елның 9 феврале, Казан.
1934–1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә (Е.Милькович классы) укый.
1939–1964 елларда Татар опера һәм балет театры солисткасы.
Башкарган партияләре: Азучена, Амнерис («Трубадур», «Аида», Дж.Верди), Зибель («Фауст», Ш.Гуно), Любовь («Мазепа», П.Чайковский), Бикә, Сабира, Тугзак («Качкын», «Илдар», «Алтынчәч», Н.Җиһанов), Җиһан («Башмагым», Җ.Фәйзи) һәм башкалар.
Яхшы вокал мәктәбе үткән, киң диапазонлы көчле тавышка ия җырчы.
Татар опера сәнгате әсәрләрендә аеруча кызыклы сәхнә образларын тудыра.
Х.С.Зәбированың концерт репертуарында төп урынны татар композиторларының әсәрләре алып тора.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.