Татарстан Республикасының хәзерге Түбән Кама районы территориясендә, Зәй тимер юл станциясеннән – 44 км, Кама Аланы пристаненнан 23 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Ширәмәт районы Иске Чишмә авыл советы, 1963 елдан Чаллы районы Ширәмәт авыл советы составында. Халык саны – 86 кеше (1930 ел, руслар), 128 кеше (1963 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.