Эчтәлек

1957 елда Нурлат районы Бутаиха поселогы янында табыла. 1960 елда А.М.Ефимова тарафыннан тикшерелә.

Бутаиха хәзинәсе 46 әйбердән тора, табылдыклар арасында бизәкле көмеш аеллар, тегелмә-тәңкәләр, чигә тагылмалары, имән чикләвеге сыман чигә асылмалары да була.

Бутаиха хәзинәсе әйберләренә югары һөнәри камиллек хас, күбесендә Идел буе Болгары җирендә табылган башка зәркәнчелек эшләнмәләре белән уртаклык күзәтелә.

Әдәбият

Ефимова А.М. Бутаевский клад ювелирных изделий волжских булгар // Советская археология. 1960. № 3.

Автор – Е.П.Казаков