Россиянең фронт яны территорияләреннән качып кайтканнарга ярдәм итү буенча Казан шәһәр комитетының мөселман бүлеге, 1915 елның августында оештырыла. Җитәкчесе — С.Алкин, әгъзалары — Ф.Туктаров (урынбасар), И.Бикколов, В.Таначев һ.б.

Комитет кабулханә һәм ашханәне, торак, теркәү, санитария-гигиена, мәктәп комиссияләрен, шулай ук эшкә урнаштыру бюросын берләштерә. Хәйрия акчалары һәм, өлешчә, Казан шәһәр идарәсе исәбенә яши. Качакларны фатирга урнаштыру, хезмәткә яраклыларга эш табу, уку яшендәге балаларны мәктәпләргә беркетү, матди ярдәм күрсәтү һ.б. белән шөгыльләнә.

Комитетта мөселман хатын-кызлар актив эшли. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң комитет эшләре Мөселманнар комитеты карамагына күчә.

Автор – Д.М.Госманова