Биографиясе

1949 елның 12 апрелендә Бөгелмә шәһәрендә туган.

1968 елдан рәссам-башкаручы, Бөгелмә рус драма театрында ярдәмче состав актеры, 1970 елда төп актерлар составына күчерелә.

1975–1976 елларда Рыбинск шәһәрендәге драма театры актеры.

1977 елдан кабат Бөгелмә театрында.

Иҗаты

Р.И.Сәлимов Барон ролендә («Бөкре кеше», С.Мрожек; уңда – Онек ролендә А.Л. Кочетов)

Һәр роленә сәнгатьчә чаралар табуда бертуктаусыз эзләнү Р.И.Сәлимовка шактый гына күренекле образлар иҗат итәргә мөмкинлек тудыра: трагик Мирзанур («Ай булмаса, йолдыз бар», Т.Миңнуллин), Эйнштейн («Физиклар», Ф.Дюрренматт); лирик Абдулла («Әбиләргә ни җитми?», Ф.Бүләков; К.Тинчурин исемендәге IV Республика фестивалендә иң яхшы ир-ат роле өчен приз), Аттилио, Доменико Сориано («Цилиндр», «Филумена Мартурано», Э. де Филиппо); комик Скапен («Скапен хәйләләре», Ж.Б.Мольер) һәм сатирик Подсекальников («Үз-үзенә кул салучы», Н.Р.Эрдман) образлары шундыйлардан. Ул башкарган Тимофей («Култык таяклары белән узган исем бәйрәме», С.Л.Лобозёров), Шиндин («Без, түбәндә кул куючылар», А.И.Гельман), Игорь («Раштуа көнендәге татлы хыяллар», Н.М.Птушкина) рольләре тормышчан хак, эчке инандыру көченә ия булулары белән аерылып тора.

Автор – И.И.Илялова