Казан хәрби округы комитеты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1917 елның маеннан ноябренә кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә.

Идел буе һәм Урал буе гарнизоннары солдат һәм офицерларыннан җыелган акчага чыгарыла.

Юнәлеше

Күпчелеге эсер һәм меньшевиклардан торган башкарма комитетның төп позициясен чагылдыра.

Газетаның сәяси программасы беренче саннарның баш мәкаләләрендә аңлатыла («Берлектә – көч»), («Армия һәм революция» һәм башкалар): барлык демократик көчләрне берләштерү, сугышны дәвам иттерү, Вакытлы хөкүмәтне яклау.

1917 елның июне дәвамында редакция 2 нче хәрби округ конференциясе материалларын бастыра, аларны демократик позициядән чыгып аңлата. Конференция эше тәмамланганнан соң һәм фронтта җиңелү башлангач, газетада большевикларны кискен тәнкыйтьләгән мәкаләләр басыла башлый.

Корнилов фетнәсе вакытында газета, Казан хәрби округы комитетының суллары ягыннан торып, революцион-демократик көчләрне яклый, социалистларны эзәрлекләүне туктатырга, җирне демократик комитетларга бирергә, җитештерү һәм куллануга дәүләт контроле булдырырга, армияне демократлаштырырга (командирлар составын яңарту, комиссарларның сайлап куелуы һ.б.) чакыра.

Казан хәрби округы гарнизоннарында армияне демократлаштыруга багышланган утырыш һәм җыелышларның беркетмәләре басыла. Газета милли хәрби частьләр булдыруны яклый.

Казан хәрби округы комитеты составында Бөтенроссия мөселманнар хәрби советы вәкилләре булганлыктан, газетада даими мөселман бүлеге ачыла.

110 нчы саннан газета исемен алыштыра («Революционный трибун»), үзен «аннексия һәм контрибуцияләрсез солых», «халыкларның үзбилгеләнү хокукы», «большевикларсыз социалистик хөкүмәт», «децентрализация нигезендә халык хакимияте һәм үзидарәгә ирешү өчен көрәшүче социалистик блок органы» дип билгели.

Октябрь революциясеннән һәм большевикларның җиңүеннән соң, 2 нче округ хәрби съездында Казан хәрби округы комитеты таратыла һәм Казан хәрби округы башкарма комитеты оештырыла, ул «Часовой на революционном посту» газетасын чыгара башлый.

Әдәбият

Ионенко И.М., Цейтлин Р.С. Казанский военно-окружной комитет (апрель-октябрь 1917 г.) // Общественно-политическое движение и классовая борьба на Средней Волге. Казань, 1972;

Цейтлин Р.С. «Известия Казанского военно-окружного комитета» (май-ноябрь 1917 г.) как исторический источник // Октябрь в Поволжье и Приуралье (Источники и вопросы историографии). Казань, 1972;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.