Мәкалә авторы тарафыннан Россия гомуми белем бирү системасында кулланылучы “полилингваль белем бирү” терминының эчтәлеге ачыла. Полилингваль белем бирү мәктәптә өч телне өйрәнү (рус, туган тел, чит тел һәм/яисә рус, ике чит тел) һәм шул ук өч телдә белем алуга мөнәсәбәтле үзара бәйләнгән процесслар бердәмлегеннән гыйбарәт. “Белем алу” гыйбарәсе укыту һәм тәрбияләүнең бердәм максатчан юнәлешле процессын, шәхси үсешне һәм укучыларның социальләшүен күз алдында тота. Шул нигездә “монолингваль белем бирү” һәм “полилингваль белем бирү” төшенчәләренең эчтәлеге ачыла.

Чит илләр һәм илебездә күптелле белем бирү тәҗрибәсен өйрәнү һәм гомумиләштерү нигезендә автор тарафыннан полилингваль белем бирү педагогикасының нигезен тәшкил итүче фәнни караш һәм принциплар формалаштырыла һәм нигезләнә. Полилингваль белем бирү системасының нигезе булып торучы принциплар: туган телдә белем бирү принцибы, ике теллелекне эзлекле рәвештә гамәлгә кертү принцибы, мәктәпне тәмамлаганда өч телне белү принцибы, шулай ук телләрне укытуда һәм өйрәнүдә мәдәният компонентын көчәйтүгә юнәлтелгән “телләр өйрәнүдән – үзара аңлашуга һәм килешүгә” принцибы. Төркемнәр һәм классларны комплектлаганда белем бирүдә дискриминацияне юкка чыгаруга юнәлтелгән тел юнәлешендә якын килү, бергә яшәүче халык вәкилләре арасында этникара килешүгә ирешергә ярдәм итә. Полилингваль комплекс инфраструктурасы этник үзаң формалашуга, кешене милли, гомумроссия һәм дөнья мәдәниятендә тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Сылтама ясау өчен: Ялалов Ф.Г. Педагогика полилингвального образования // Научный Татарстан. 2020. №2. С.58–71.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Ялалов Фәрит Габделгазиз улы, педагогика фәннәре докторы, фән буенча директор урынбасары, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты; профессор, Казан (Идел буе) федераль университеты, e-mail: yalalov51@mail.ru