Мәкалә Амудәрьяның түбәнге өлешендәге шәһәрләр тарихы историографиясенә багышлана. Каракалпакстан шәһәрләренең борынгы тарихлары бар һәм алар төбәкнең данлыклы тарихы өлеше саналалар. Аларның уңайлы географик урнашуы икътисади яктан үсәргә мөмкинлек бирә. Алар Көнбатыш һәм Көнчыгыш тоташкан урында урнашканнар, шуның белән тоташтыручы сәүдә буыны булганнар. Каракалпакстанның Коңырат, Хуҗайли кебек шәһәрләрендә зур базарлар була. Шуның белән бергә Коңырат шәһәре Россиядән Урта Азия ханлыкларына килүче сәүдә кәрваннарын, дипломатик миссияләрне кабул итүче беренче пункт була. Нәтиҗәдә алар икътисади, сәяси һәм мәдәни әһәмияткә ия булалар.

Сылтама ясау өчен: Сайманов С.С. Историография истории городов Каракалпакстана // Научный Татарстан. 2020. №2. С.16–23.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Сайманов Солтанбай Сыргабай улы, тарих фәннәре кандидаты, доцент, Каракалпак дәүләт университеты, e-mail: sultan_71@mail.ru