Мәкалә төп һәм урта гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында метапредмет эчтәлек структурасын билгеләүгә багышлана. Метапредмет эчтәлекнең система барлыкка китерүче нигезен белемнәр берләшү (туры килү) принцибы һәм бер яки берничә предмет өлкәсенең танып белү эшчәнлеге ысуллары тәшкил итә. Мәкалә авторы уку предметы эчтәлеген ике дәрәҗәдәге белемнәр берләшү (туры килү) нәтиҗәсе буларак күрсәтә: предмет һәм метапредмет. Мәктәптә укытылган предметның эчтәлеге тулысынча беренче дәрәҗә предмет белемнәр, икенче дәрәҗә процессуаль белемнәр, өченче дәрәҗә метапредмет белемнәр, шулай ук дүртенче дәрәҗә бәяләү белемнәре берләшү нәтиҗәсе буларак күрсәтелергә мөмкин. Системалы-функциональ якын килү нигезендә мәкалә авторы тарафыннан белем бирүнең метапредмет эчтәлек структурасы күрсәтелә.

Метапредмет эчтәлек өч дәрәҗәдәге белемнәр берлегеннән гыйбарәт: процессуаль – бу метапредмет танып белү эшчәнлеге ысуллары, универсаль уку гамәлләре, метапредмет компетенцияләр; предмет өстендә эшләү – бу формаль логика, гомуми методология һәм предмет-гамәли методология; бәяләү – бу бәя бирү, регулятив, рефлексив белемнәр.

Сылтама ясау өчен: Гуторова Г.Д. Структура метапредметного содержания общего образования // Научный Татарстан. 2020. №3. С.76–84.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Гуторова Гөлнара Дәминҗан кызы, фәнни хезмәткәр, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты; Казан (Идел буе) федераль университетының Л.Толстой исем. Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты аспиранты, e-mail: gulnara_shaes@mail.ru