- РУС
- ТАТ
Үзеңнең башка кешеләр белән үзара мөнәсәбәтләрең белән идарә итә белү социаль күнекмә дип атала һәм кеше өчен әһәмиятле санала. Ул дөрес аралашырга, коммуникацияләр сыйфатын күтәрергә, тирәдәгеләр белән аралашканда күбрәк нәтиҗәлелеккә ирешергә, шулай ук үзеңнең эмоцияләреңне һәм тәртибеңне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Ләкин “социаль күнекмәләр” төшенчәсе анык түгел, һәм күпләр аның нәрсә аңлатканын аңламыйлар. Ул аралаша белү, элемтәләр урнаштыра белү һәм әңгәмәдәшеңнең кулын кысып елмаю гына түгел, кешенең көнкүреш һәм эшлекле күнекмәләре генә һәм җәмгыятьтә үз-үзеңне дөрес тоту гына да түгел.
Ә нәрсә соң ул? Мәкаләдә без нәрсә ул социаль күнекмәләр, алар нинди була һәм студентларның аудиториядән тыш эшчәнлекләрендә аларны оештыру һәм чараларда катнашу юлы белән ничек үстерергә мөмкин булуы турындагы сорауларга җавап бирергә тырышырбыз.
Сылтама ясау өчен: Дулалаева Л.П. Развитие социальных навыков студентов во внеаудиторной деятельности // Научный Татарстан. 2019. №3. С.73–79.
Автор турында: Дулалаева Людмила Павловна, өлкән укытучы, Казан милли тикшеренү технология университеты, e-mail: devo-4ka@yandex.ru
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.