Мәкаләдә XX йөзнең икенче яртысында авыл җирлегендә мөселманнар арасында никахлашу тәҗрибәсе өйрәнелә. XIX йөздә никахлашу институты татар җәмгыятендә ике кешенең берләшүе генә түгел, ә файда алу формасы да була.Татарстан Республикасы Дәүләт архивы һәм Башкортстан Республикасы Милли архивы фондларыннан алынган Түбән Кама районы Кызыл Чапчак авылының метрика кенәгәсе мәгълүматларын анализлау нигезендә автор күпчелек никахлар башка авыл кешеләре белән төзелгән дигән нәтиҗәгә килә. Туйлар гадәттә кыш көне уздырылган. Мәкаләдә шулай ук өйләнешүчеләрнең уртача яше, кияү белән кәләшнең опекуннар составы, калымның уртача суммасы анализлана.

Сылтама ясау өчен: Аюпова И.Х. Браки в сельской местности среди мусульман на материалах метрических книг деревни Красная Кадка во второй половине XIX в. (из фондов Государственного архива Республики Татарстан и Национального архива Республики Башкортостан) // Научный Татарстан. 2018. №3. С.23–34.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Әюпова Ирада Хафизҗан кызы, Татарстан Республикасы мәдәният министры, Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы, е-mail: Irada.Ayupova@tatar.ru