Мәкаләдә репродуктив тәртипне институционализацияләүнең, аны гамәлгә кертү күренешләре белән, хәзерге стратегияләре каршылыклары проблемалары тикшерелә. Бүгенге көнгә Россия Федерациясе туучылар санының түбән күрсәткечләре, халыкның кимүе белән аерылып тора. Туучылар саны, күп очракта, демографик структура һәм репродуктив тәртип, нәкъ менә кешеләрнең репродуктив гамәлләре белән аерылып тора. Шуңа бәйле, төп игътибар ир-атлар һәм хатын-кызларның төп репродуктив күренешләрен ачыклауга юнәлдерелә.

Репродуктив тәртип – күп кырлы термин, ул берничә яктан өйрәнелергә мөмкин. Репродуктив тәртип аерым юнәлеш – туучылар санының социологиясен дә кертеп, демография, медицина, психология, биология, социаль психология, социология белгечләренең игътибар үзәгендә. Репродуктив тәртип – ул никахлы һәм никахсыз рәвештә бала тудыруга, чикләүгә яисә бала тудырудан баш тартуга юнәлтелгән гамәлләрнең, мөнәсәбәтләрнең һәм шәхеснең психик халәтенең тулы бер системасы. Әлеге мәкаләдә репродуктив тәртип проблемасы бүгенге көндә репродуктив система җәмгыятьтә ничек эшли дигән социологик аңлау күзлеге аша тикшерелә.

Кагыйдә буларак, кешеләрдә гомумән бала тудыру һәм тәрбияләү турында тормыш күренешләре бар яисә юк. Әлеге күренешләр иҗтимагый һәм шәхси аң дәрәҗәсендә формалаша. Ир-ат һәм хатын-кызларның шәхси күренешләр формалашуда дәүләтнең дә роле шактый әһәмиятле. Фәнни эшнең социальлеге репродуктив тәртипне өйрәнүне шундый контекста уздырудан тора.

Тикшеренүнең методологик нигезе – ул репродуктив тәртипне аңлауга институциональ якын килү һәм хәзерге җәмгыять структурациясенә тиешле процессларның йогынтысын өйрәнү. Э.Гидденсның структурация концепциясе репродуктив тәртипнең социаль гамәлләрен тәртипкә китерергә мөмкинлек бирә. Мәкаләдә институционализацияләү моделе структурация процессы буларак гамәлгә ашырыла, ул төп институтлар һәм социаль факторлар катнашында репродуктив тәртипне һәм төрле репродуктив күренешләрне анализлауны күз алдында тота. Моннан тыш, модель социаль системаның күп катлы үзенчәлеген исәпкә ала.

Сылтама ясау өчен: Ефлова М.Ю., Галиева Э.Р. Репродуктивное поведение в современном российском обществе: стратегии институционализации и сценарии реализации // Научный Татарстан. 2018. №4. С.5–19.

Мәкаләне йөкләп алу

Авторлар турында: Ефлова Мария Юрьевна – социология фәннәре докторы, профессор, Социаль-философия фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары, Казан (Идел буе) федераль университеты;

Галиева Эвелина Равил кызы – аспирант, Казан (Идел буе) федераль университеты.