Мәкаләдә милли-социалист Германиянең 1920–1930 елларда эмиграциядә булган төрки-мөселман халыклары вәкилләре белән үзара мөнәсәбәтен анализлау максаты куела. Германиянең сәясәт һәм хәрби җитәкчелеге Икенче бөтендөнья сугышы алдыннан, беренче чиратта, рус булмаган халыклар белән сәяси һәм идеологик хезмәттәшлек мөмкинлеген өйрәнә. Немец сәясәтчеләре һәм дипломатларының эмигрантларга карата мөнәсәбәтләре бик каршылыклы була. Ул сәяси хәлнең, барыннан да элек, 1930–1940 елларда Германия һәм СССР арасында үзара мөнәсәбәтләрнең үзгәрүенә бәйле өзлексез алмашынып тора: алар дуслардан бик тиз дошманга әйләнә алган.

Сылтама ясау өчен: Гилязов И.А. Германия и представители тюрко-мусульманской эмиграции накануне Второй мировой войны // Научный Татарстан. 2017. №2. С.28–39.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Гыйләҗев Искәндәр Аяз улы, тарих фәннәре докторы, профессор, Казан (Идел буе) федераль университеты; директор, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, e-mail: gilyazov1958@mail.ru.