Мәкаләдә Идел буе татарларының этноэпик нарративы формалашу этаплары тикшерелә. Шуңа бәйле рәвештә мәдәни мирасны классификацияләү принциплары аерып бирелә. Билгеләнгәнчә, этномәдәни мирасның бик үзенчәлекле, мөстәкыйль һәм үзлегеннән үсештәге этноэпик нарративлар системасы бар, ул этнос һәм хәзерге татар милләтенең барлык традицион һәм милли мәдәнияте нигезен тәшкил итә. Эпик мохитта батырның җыелма образы баш геройга әйләнә (сугышчы-профессионал). Ул батырлык үрнәге һәм каһарманлык символы булып тора. Шулай ук каһарманның эпик биографиясендә типик төрле дәрәҗәдәге “аппликацияләр” чагылдырыла, алар нарративның күп төрлелеген ачарга ярдәм итә. 

Сылтама ясау өчен: Гайфутдинова Р.М. Этноэпическое наследие Поволжья: культурологический аспект // Научный Татарстан. 2017. №4. С.92–96.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Гайфетдинова Рәмзия Мулланур кызы, философия фәннәре кандидаты, өлкән фәнни хезмәткәр, Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге, e-mail: ramziya_gaifutdinova@mail.ru.