- РУС
- ТАТ
җырчы (бас), СССРның халык артисты (1940)
1893 елның 13 августы, хәзер Чуаш Республикасы, Вурнар районы Кольцовка авылы — 1971 елның 30 марты, Мәскәү.
Бала чагыннан чиркәү хорында җырлый башлый.
1918–1921 елларда Омск шәһәре чиркәвендә протодьякон, 1922–1923 елларда Казанда (Варвара чиркәвендә, бер үк вакытта Ф.Ошустовичта дәресләр ала), 1924–1930 елларда Мәскәүдә (бер үк вакытта Зур театр артисты В.Осиповтан җыр дәресләре ала).
1930–1931 елларда — Бөтенсоюз радио комитеты (Мәскәү), 1932–1956 елларда Зур театр солисты.
Төп партияләре: Сусанин («Иван Сусанин», М.Глинка), Кончак («Князь Игорь», А.Бородин), Пимен, Варлаам («Борис Годунов», М.Мусоргский), Гремин, Чуб («Евгений Онегин», «Черевички», П.Чайковский) һ.б. Рус халык җырларын иң оста башкаручыларның берсе. Зур диапазонлы көчле тавышка ия. СССРда һәм чит илләрдә гастрольләрдә (Италия, Кытай, Норвегия, Һиндстан, Корея һ.б.) була.
СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1941, 1942).
Туган ягында Михайлов мемориаль музее ачыла.
Ендржеевский В.Е., Осипов Э.О. М.Михайлов. М.–Л., 1951;
Кузнецова А.С. Повесть о народном артисте. М., 1964;
Русские певцы. М., 1965.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.