Эчтәлек

Идел тамагында, хәзерге Әстерхан шәһәреннән югарырак урнашкан, эре сәяси һәм икътисади үзәк. Хәзәр каганлыгының соңгы башкаласы.

Иделнең ике ярын һәм утрауны (анда каган сарайлары булган) биләгән 3 өлештән торган.

965 елда Киев кенәзе Святослав I гаскәрләре тарафыннан җимертелә.

Әдәбият   

Новосельцев А.П. Хазарское государство и его роль в истории Восточной Европы и Кавказа. М., 1990;

Артамонов М.И. История хазар. СПб., 2001.

Автор — И.Л.Измайлов