100 дән артык төре билгеле, Төньяк ярымшарның салкын, уртача һәм субтропик поясларында таралганнар.

ТР территориясендә коелучан мәк (кыргый мәк) (P. rhoeas) үсә, чәчүлекләрдә, юл буйларында очрый. 1980 елларга кадәр Көнбатыш Кама аръягында йокы яки әфьюн мәге (P. somniferum) үстерелә. Үзәк тамырлы. Сабагы туры, 30–120 см биеклектә. Яфраклары чиратлашкан, күгелҗем төстә, каурыйсыман бүленмә, дулкынсыман тешле читле. Чәчәкләре берле, зур, ачык яки ак төстә, озын чәчәк сабында урнашкан. Җимеше — зәңгәрсу-кара төстәге бик күп вак орлыклы, төрле формада һәм зурлыктагы эре тартмачык. Июнь–июльдә чәчәк ата. Җимешләре июль–сентябрьдә өлгерә.

Әфьюн мәге азык һәм дару үсемлеге булып тора.

Май һәм аксымга бай орлыклары — азык, тартмачыклары дару (онга тарттырылганнан соң һәм орлыкларыннан аергач) буларак кулланыла, морфин алкалоидлары, кодеин, папаверин алалар.

Коелучан мәк