Биографиясе

1893 елның 18 апреле, Оренбург губернасы, Йомран-Табын волосте Юлтый авылы – 1938 ел.

Н.Д.Юлтыеваның әтисе.

Гражданнар сугышында катнаша. Уфа шәһәрендә яши.

1921 елда «Башкортстан» газетасы, «Яңа юл», «Белем» журналлары мөхәррире.

Советларның 9 нчы Бөтенроссия съезды делегаты.

1925–1926 елларда Мәскәүдә Кызыл профессорлар институтында укый, беркадәр вакыт Үзәк нәшриятта эшли.

1930 елларда «Октябрь» журналы, «Әдәби удар» газетасы мөхәррире.

БАССР Язучылар берлеген оештыручыларының һәм җитәкчеләренең берсе.

Иҗаты

Матбугаттагы беренче язмалары 1916 елда басыла. Иҗатының башлангыч чорына агарту мотивлары, социаль тигезсезлекне фаш итү хас. Алга таба Юлтый поэзиясе агитацион-публицистик төсмер ала. «Урал моңдары» (Эстәрлетамак, 1921) беренче поэтик җыентыгы романтик югарылык, заман каршылыкларын сурәтләгәндә гипербола һәм контраст алымнарын куллану белән аерыла. «Мәйсәрә», «Нефть тураһында әкиәт» (икесе дә — 1932), «Айһылыу» (1933) поэмаларына көрәш һәм иҗади хезмәт пафосы хас.

Юлтый «Ҡарағол» (1920) трагедиясе белән башкорт тарихи-көнкүреш драматургиясенә нигез сала. Аның дәвамы — «Маҡтымһылыу» (1924) пьесасы.

«Ҡолансәс» (Уфа, 1925), «Тирмәндә» (1927) һ.б. агитпьесалар авторы.

1930 елларда башкорт театрлары сәхнәләрендә колхоз тормышына («Һин кем?»), тискәре күренешләргә («Аралбаевтар»), тарихи темага («Акшан-батыр») багышланган пьесалары куела.

Юлтыйның прозасы (хикәяләре, очерклары) чынбарлыкка нигезләнеп үсә, искелек һәм яңалык көрәшен, яңа шәхес формалашуын яктырта.

Тарихи-революцион «Ҡан» (1 нче кит., 1934; 2 нче кит., 1936, 1970 елларда нәшер ителә) романы авторы. Анда көндәлек стилендә сугыштагы солдат көнкүреше сурәтләнә. Әдәби тәнкыйть мәкаләләрендә социалистик реализм принципларын алга сөрә.

Репрессияләнә, үлгәннән соң аклана.

Әсәрләре      

Сайланма әсәрләр. К., 1959;

Һайланма әҫәрҙәр: 2 томда. Өфө, 1957.

Әдәбият      

Писатели земли башкирской. Уфа, 2006.