- РУС
- ТАТ
инженер-гидротехник, Социоалистик Хезмәт Герое (1972), СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1950)
1913 елның 29 декабре, Брянск шәһәре — 2002 елның 27 феврале, Мәскәү.
Мәскәү су хуҗалыгы инженерлары институтын тәмамлый (1937).
1938–1950 елларда СССР НКВД Гидропроектында (Мәскәү) инженер, өлкән инженер, бүлек җитәкчесе.
1950–1956 елларда Куйбышев ГЭСы төзелеше проекты баш инженеры урынбасары, Куйбышев гидроузелы су корылмалары төзелешендә баш инженер (Ставрополь шәһәре).
1956–1959 елларда Саратов ГЭСы төзелешендә баш инженер, 1962–1970 елларда җитәкче (Балаково шәһәре).
1959–1962 елларда Гидропроект директоры (Мәскәү).
1970–1981 елларда СССР энергетика һәм электрофикация министры урынбасары, бер үк вакытта, 1971–1974 елларда, «Камгэсэнергострой» ҖБ җитәкчесе.
1981–1984 елларда «Союзгидроэнергострой» Бөтенсоюз төзелеш–монтаж берләшмәсе җитәкчесе (Мәскәү).
1984–1985 елларда СССР Энергетика һәм электрофикация министрлыгының Фәнни-техник советы рәисе урынбасары.
1985–1987 елларда «Гидроспецстрой» махсуслаштырылган институтында баш белгеч.
1988–1991 елларда «Оргэнергострой» Бөтенсоюз институтында өлкән фәнни хезмәткәр.
1991 елдан «Каскад» инженерлык үзәге (Мәскәү) директоры.
СССР МС бүләге иясе (1976), ике Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы (2000).
Камгэсэнергострой: ступени роста. Набережные Челны, 2004;
Энциклопедия города Набережные Челны. К., 2007.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.