Биографиясе

1818 елның 20 июле, Сембер губернасы — 1891 елның 4 ноябре, Мәскәү.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1841), гимназиядә фарсы теле, Агабабов училищесендә тарих һәм география укыта (Әстерхан шәһәре).

1846 елдан Пенза гимназиясендә эшли.

1848 елдан Казан университетында: студентлар инспекторы ярдәмчесе, гарәп теле һәм әдәбияты укыта.

1852–1855 елларда Ришелье лицеенда (Одесса шәһәре), борынгы Херсон, Таврия, Пантикапей, Ольвия, Боспор һәм Рим акчаларын өйрәнү һәм аларны системага салу белән шөгыльләнә.

1857 елдан гимназия инспекторы, соңыннан халык училищеләре директоры (Әстерхан шәһәре).

1861 елдан Казан университетында, экстраординар профессор (1863 елдан).

1867–1868 елларда Иранда фәнни командировкада.

1869 елдан Җәмәгать китапханәсендә эшли (Санкт-Петербург).

1872–1876 елларда Сембер гимназиясендә.

1888 елдан Лазарев шәрекъ телләре институтында фарсы теле һәм әдәбияты экстраординар профессоры (Мәскәү).

Фарсы һәм гарәп язучыларыннан Сәгъди Мөслахеддин, Мирхонд, әл-Фәхри һ.б.ның әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә.

Хезмәтләре

Об основных постановлениях ислама // Уч. зап. Казан. университета. 1848. Т. 15, кн.1; 

Очерки арабской речи и арабской письменности // Уч. зап. Казан. университета. 1862. Т. 29, вып. 1; 

Гюлистан: Творение Шейха Саади Ширазского. М., 1882.

Әдәбият

Валеев Р.М. Казанское востоковедение: истоки и развитие (ХIХ в. — 20-е гг. ХХ в.). К., 1998; 

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2002. Т. 1.