Эчтәлек

1947 елның 28 июне, БАССРның Әлшәй районы Әбдрәшит авылы – 2018 елның 15 мае, Казан, туган ягында җирләнгән.

1969 елда Бөре педагогия институтын тәмамлый.

1974–1981 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1981–1992 елларда Казан педагогия институтында, 1998–2002 елларда ТР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли.

«Суверенитет» газетасында баш мөхәррир (1991–1995), бер үк вакытта ТРның «Суверенитет» комитеты координацион советы рәисе.

«Муса Җәлил иҗатында эстетик идеал» («Эстетический идеал в творчестве Мусы Джалиля», 1980) исемле хезмәт, «Матурлык тантанасы» (1983), «Мәңгелек моң» (1987) шигырь китаплары авторы.

Әдәбият

Әдипләребез: Биобиблиографик белешмәлек. Казан, 2009. Т. 2.