Биографиясе

1936 елның 3 сентябре, БАССРның Бакалы районы Нарат Елга авылы — 2001 елның 4 июле, Уфа шәһәре.

Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң (1960), шунда ук авиация двигательләре теориясе кафедрасында эшли. 1965 елдан Уфа авиация техникасы университетында, авиация двигательләре теориясе кафедрасы мөдире (1969–1990), авиация двигательләре факультеты деканы (1983–1988).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре очу аппаратларының двигательләрендә газ динамикасы һәм яну процессларына карый. Шәйхетдинов яңа үрнәк авиация-ракета техникасы һәм энергетик җайланмалар төзү өчен теоретик база һәм гамә ли тәкъдимнәр эшли. Очу аппаратлары двигательләрен җирдә файдалану эшләрен башлап җибәрә һәм оештыра.

Уйлап табуга 85 авторлык таныклыгы бар.

«Вопросы теории и расчёта рабочих процессов тепловых двигателей» вузара җыентыгының баш мөхәррире (1980 елдан).

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре       

Состояние и перспективы разработки скважинных парогазогенераторов. М., 1983; 

Образование и выгорание сажи при сжигании углеводородных топлив. М., 1989; 

Технологические теплогазогенераторы. М., 1989.