Биографиясе

1916 елның 19 феврале, Лаеш өязе Новосёлок авылы — 1990 елның 21 марты, Казан.

1932–1966 елларда Татарстан мех җитештерү берләшмәсендә ярдәмче эшче, йон кыркучы, смена мастеры, эшкәртү цехы башлыгы.

Никитина смена нормаларын 2,5–3 тапкыр арттырып үти.

Герой исеме җитештерүдәге югары күрсәткечләре һәм продукциянең югары сыйфаты өчен бирелә.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

«Мелита» АҖнең Хезмәт Даны музеенда Никитинага багышланган стенд бар.

1985 елдан предприятиедә Никитина исемендәге бүләк булдырыла, ул иң яхшы эшчеләргә бирелә.

Әдәбият

Герои Социалистического Труда Татарии (1938–1978 гг.): Док. очерки. К., 1980. Кн. 1;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.