Мәкаләдә EF компаниясе белән бергә булдырылган татар телен дистанцион өйрәнү мәктәбе моделе тикшерелә. Ул шәхесара һәм мәдәниара аралашу чарасы буларак татар телен интенсив актив өйрәнү өчен уникаль мөмкинлек бирә. Традицион өйрәнү формасы белән чагыштырганда дистанцион мәктәпнең өстенлеге шуннан гыйбарәт, укыту коммуникатив юнәлешле һәм дәрәҗәсе буенча халыкара тел компетенцияләренә туры китереп алып барыла; өйрәнелә торган материал ачык бирелә; үз контроль механизмы буларак эчке капма-каршы элемтә тәэмин ителә. Компьютер технологиясе кулланучыга өйрәнүнең индивидуальлеген һәм югары интенсификация мөмкинлеген бирә. Укыту процессы кулланучыларның коммуникатив компетенциясен үстерүгә юнәлтелгән, ул өйрәнелә торган телдә билгеле бер ситуация кысаларында кабул итү, аңлау һәм фикер әйтү сәләте буларак аңлашыла.

Сылтама ясау өчен: Фатхуллова К.С., Гусейнова Г.А. Современная модель дистанционного обучения татарскому языку // Научный Татарстан. 2015. №2. С.140–143.

Мәкаләне йөкләп алу

Авторлар турында: Кадрия Сөнгат кызы Фатхуллова, филология фәннәре кандидаты; Г.А. Гусейнова, магистрант