Эчтәлек

Палеонтология — биология фәне, әмма геология белән, аның тарихи геология һәм стратиграфия бүлекләре белән тыгыз бәйләнештә туа.

Палеонтологиянең төп бүлекчәләре — казылма хайваннарны өйрәнүче палеозоология (умырткасызлар һәм умырткалылар) һәм палеоботаника. Палеонтология мәгълүматлары барлык палеогеография реконструкцияләрдә: файдалы казылмаларны эзләү-разведкалауны фаразлауда, гидротехник корылмалар проектлауда, геологик төшерүдә, геологик истәлекләрне билгеләүдә кулланыла.

Француз геологы Ж.Кювье палеонтологиягә нигез салучы (XVIII йөзнең 2 нче яртысы) дип санала. Казанда палеонтологик тикшеренүләрне Н.А.Головкинский башлап җибәрә, ул «Кама-Идел бассейнының үзәк өлешендә Пермь формациясе турында» («О пермской формации в центральной части Камско-Волжского бассейна», 1868) дигән монография авторы, биредә исә беренче тапкыр палеофаунистик тикшеренүләр фацияләрне өйрәнүгә бәйләп алып барыла. А.А.Штукенберг палеозой фаунасы коллекцияләрен системалаштыра һәм палеофауна анализы алымын эшли. Ул ташкүмер яшендәге мәрҗәннәрнең һәм мүкчәләрнең 600 дән артык формасын, шул исәптән яңа 15 төрен тасвирлый.

XIX йөз ахырында П.И.Кротов аммоноидалар (башаяклы молюсклар) классификациясен төзи, А.В.Нечаев Пермь һәм эоцен яшендәге казылма хайваннарның 300 дән артык төрен җентекләп тикшерә.

XIX йөз ахыры — XX йөз башында Казан университеты хезмәткәрләре (М.Э.Янишевский, Б.П.Кротов һ.б.) тарафыннан Урал, Урал буе, Идел буе һәм Россиянең башка төбәкләренең фаунасы җентекләп өйрәнелә, аерым алганда, Янишевский ташкүмер яшендәге фаунаның 328 төренә (шуларның 60 ы — яңа төр) тасвирлама бирә (1900). «Самара Дугасы: Геологик тикшеренүләр» («Самарская Лука: Геологические исследования», 1913) монографиясендә М.Э.Ноинский палеонтологиянең төбәк геологиясе белән тыгыз бәйләнештә булуын исбатлый. Е.И.Тихвинская (1924) һәм Н.П.Герасимов (1929) Пермь брахиоподаларының (моллюскларының) уннарча яңа төрен тасвирлый. 1935 елда Казан университетында палеонтология кафедрасы оештырыла, аның хезмәткәрләре В.А.Чердынцев, М.Г.Солодухо, И.С.Муравьёв һ.б. палеозой стратиграфиясенә палеонтологик нигезләмә бирәләр, ул исә Идел буенда нефть эзләү һәм гидротехника эшләренең (аерым алганда, Куйбышев һ.б. ГЭСлар төзү өчен) куелышы өчен зур әһәмияткә ия була. 1940–1950 елларда палеонтологик тикшеренүләр СССР ФАнең Казан филиалы Геология институтында (хәзер ЦНИИгеолнеруд), «Татнефтегазразведка» трестында, Татарстан фәнни-тикшеренү институтында башлана, Казан университетында (В.И.Аверьянов, И.А.Антропов, А.К.Гусев, В.М.Игонин, Ф.Я.Курбанов, В.А.Лукин, В.В.Силантьев, В.Г.Халымбаджа, С.С.Эллерн һ.б.) дәвам итә, биредә стратиграфия максатларында һәм нефть эзләү эшләренең куелышы өчен мәрҗәннәр, моллюсклар, конодонтлар (балык тешләре яки суалчан казналыклары, организмнар тереклегенең фосфатлы эзләре) өйрәнелә. ТР галимнәре Бельгия, Бөекбритания, Һиндстан, Кытай палеозой моллюскларын һәм конодонтларын өйрәнү буенча халыкара программаларда катнашалар. Казан палеонтология мәктәбе традицияләрен палеонтология кафедрасы мөдирләре — А.В.Нечаев (Киев политехника институты), М.Э.Янишевский (Томск университеты), Н.А.Герасимов (Пермь университеты) һ.б. дәвам итә. Казан университетының геология музеенда ташка әверелгән хайван һәм үсемлекләр коллекциясе, күп кенә казылма хайван төрләре: мамонт скелеты, сыртлан баш сөяге, Англиядән ихтиозавр, Германиядән җир-су хайваннары, АКШтан трилобитлар һ.б. саклана.

Әдәбият  

Тихвинская Е.И., Гусев А.К., Солодухо М.Г. Палеонтологическая школа Казанского университета // Отечественная палеонтология за 100 лет. Л., 1977;

Всесоюзное палеонтологическое общество: Справ. Л., 1984.

Авторлар — В.В.Силантьев, Э.Х.Рәхмәтуллин