Эчтәлек

Территориаль һәм социаль диалектлар була.

Уртак сыйфатлары белән берләшкән диалектлар җыелмалары – зур диалектлар – шивәләр, ә кечкенә диалектлар – сөйләшләр дип аталырга мөмкин.

Территориаль диалектлар авазлар төзелеше ягыннан, грамматик, сүз ясалыш, лексик үзенчәлекләре белән аерылалар. Әлеге аермалар әллә ни зур түгел, һәм билгеле бер телнең төрле диалектларында сөйләшүчеләр бер-берсен аңлыйлар (мәсәлән, төрки телләр диалектлары). Башка очракларда аермалар шулкадәр зур ки, төрле диалектларда сөйләшүчеләр үзара я авырлык белән аңлашалар, яки бөтенләй аңлаша алмыйлар (мәсәлән, немец яисә кытай телләре диалектлары).

Диалектлар күп гасырлар дәвамында барлыкка киләләр. Вакыт дәвамында территориаль берәмлекләрнең үзгәрүе нәтиҗәсендә диалектлар бүленәләр, берләшәләр, яңа төркемнәргә аерылалар. Хәзерге диалектларның ареаллары кабиләләр, феодаль җирләр, дәүләтләр арасындагы үткән заманнардагы чикләрне чагылдырырга мөмкин. Колбиләүче яисә феодаль дәүләтләр кабиләләренең һәм җирләренең территориаль бүленүләре аларның телләрендә диалекталь аермаларның үсүенә булыша.

Диалектлар феодализм чорында аеруча актив формалашалар. Әлеге чорның әдәби ядкәрләре җирле диалектларның үзенчәлекләрен чагылдыралар. Әдәби телләр милләт формалашканда, гадәттә, диалектларның берсе – илнең сәяси, мәдәни, дини үзәге халкы диалекты нигезендә барлыкка киләләр. Әлеге диалект, нигездә, гомумхалык сөйләм телен – койнене чагылдыра. Башка диалектлар, әдәби телне кайбер үзенчәлекләре белән өлешчә баетып, мөстәкыйльлекләрен, төп үзенчәлекләрен югалталар, шәһәр халкының күпчелек өлеше һәм авыл яшьләре куллана торган ярымдиалектларга әвереләләр.

Социаль диалект – гомумхалык теленнән фәкать лексикасы белән генә аерылып торган билгеле бер социаль төркемнәр сөйләше. Социаль диалектларга аучылар, балыкчылар һәм башкаларның профессиональ сөйләше; укучылар, студентлар һәм спортчыларның жаргон сүзләре; сыйнфый йөзен югалткан элементларның арго сүзләре; халыкның билгеле бер икътисади, каста, дини һәм башка төркемнәренә хас гомумхалык теле вариантлары керә.

Татар телендә террирориаль өч диалект: урта, мишәр (көнбатыш) һәм көнчыгыш диалект бар. Татар әдәби теленең формалашуында һәм үсүендә урта һәм мишәр диалектлары төп рольне уйныйлар; көнчыгыш диалект инде формалашкан татар әдәби теле тәэсирендә соңрак барлыкка килә. Татар диалектологиясендә диалектларны билгеләүдә нигез итеп территориаль-лингвистик яки этник принциплар алына.

Әдәбият

Җәләй Л. Татар диалектологиясе. Казан, 1947;

Бурганова Н.Б., Махмутова Л.Т. К вопросу об истории образования и изучения татарских диалектов и говоров // Материалы по татарской диалектологии. Казань, 1962. Вып. 2;

Языкознание: Большой энцикл. словарь. М., 1998.