Тарихы

1920 елларга кадәр XVII йөзнең беренче яртысыннан мәгълүм булган (бер версия буенча, Казан ханлыгы чорында “Иске Чәкә” исеме белән билгеле) Иске Чәке авылының татарлар яшәгән өлешен тәшкил итә.

XVIII йөздән халкы дәүләт крәстияннәре (лашманнар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук мич чыгару, тегүчелек, аяк киеме тегү, балта эше кәсепчелеге, Уралның алтын приискаларына, Донбасс шахталарына китеп китеп эшләү тарала.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, Иске Чәке авылында мәчет (1830 елдан), 1897 елдан чиркәү була.

XX йөз башында авылда мәктәп, җәмәгать тегермәне, 16 сәүдә-сәнәгать оешмасы эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1052,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Городище волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Түбән Чәке авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Кызыл Йолдыз” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ф.Камусин). 1950 елда берләштерелгән Фрунзе исемендәге колхоз (Түбән Чәке авылы) составына керә, 1994 елдан – Фрунзе исемендәге күмәк предприятие, 1995 елдан – “Марс” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2007 елдан – “Фрунзе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

2012 елдан колхоз җирләре “АгроТрансПорт” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте карамагында.

Авылда төзекләндерелгән чишмә бар.

Халык саны

1859 елда – 946,
1897 елда – 1767,
1910 елда – 1719,
1920 елда – 1805,
1926 елда – 758,
1938 елда – 664,
1949 елда – 525,
1958 елда – 390,
1970 елда – 348,
1979 елда – 299,
1989 елда – 145,
2002 елда – 107,
2010 елда – 86,
2018 елда – 72 кеше (татарлар).