Мәкалә Татарстан ЗАГС органнарының 100 еллык юбилеена багышлана һәм гражданлык хәле актларын теркәү буенча учреждениеләрнең төп оештырылу этапларын һәм үсешен өйрәнә. Юбилей чаралары кысаларында күргәзмәләр уздырыла, шулай ук иллюстрацияле материаллар җыентыгы әзерләнә, аның бүлекләре Идел буе халыкларының гаилә-никахлашу мөнәсәбәтләре үсешен, шулай ук күп еллар Татарстанның алга китеше өчен буыннан-буынга хезмәт итүче гаилә династияләре тарихын күрсәтә. Автор җыентык материалларына күзәтү ясый, җәмәгатьчелекнең киң катлавына бик үк билгеле булмаган, әмма безнең төбәк үсешенә зур өлеш керткән һәм яхшы үрнәк булып торучы гаилә династияләренә җентекләбрәк туктала.

Сылтама ясау өчен: Садыкова Р.Б. История семьи – история республики // Научный Татарстан. 2018. №4. С.36–45.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Садыкова Римма Барый кызы – тарих фәннәре кандидаты, фәнни хезмәткәр, Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге, е-mail: SadykovaRB@antat.ru