Төркиядә Идел буе мөселманнары турында тарихи мәгълүматлар туплануга 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң чит илгә килгән Идел буе татарлары зур йогынты ясый. Татарлар берлегендә социаль һәм мәдәни процессларны тикшерүгә һәм интеллектуаль элитаның аерым вәкилләре булган дин белгечләре һәм җәдитчеләрен өйрәнүгә әлеге вакыйгаларның замандашлары Баттал Таймас, Габдерәшит Ибраһимов, шулай ук Надир Дәүләт зур өлеш кертә. Төркиядә гуманитар белемнәр үсешенең хәзерге этабында Идел буе татарларының социаль тормышының төрле аспектларын, шул исәптән татар мәдәнияте һәм милли хәрәкәтенең күренекле эшлеклеләре хезмәтләре һәм эшчәнлекләре аша өйрәнүче төрек галимнәренең яңа төркеме үсеп чыга. Сүз, барыннан да элек, Әхмәт Канлыдере, Ибраһим Мараш, Ильяс Топсакал, Саимә Селенги Гёкгёз хезмәтләре турында бара.

Сылтама ясау өчен: Альпер Альп. Турецкая историография по истории поволжских татар ХIХ – начала ХХ веков // Научный Татарстан. 2013. №1. С.26–37.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Альпер Альп, Гази университеты, Төркия.