Мәкаләдә тикшеренү объекты булып “панисламизм” төшенчәсе тора. Бу төшенчә нигездә энциклопедияләрдә, ислам белешмәлек материалларында һәм тарих сүзлекләрендә өйрәнелә. Үсешен, үзләштерүне, әлеге төшенчәгә мөнәсәбәтне аңлау, өйрәнү өчен без белешмәлек материалларына мәрәҗәгать иттек. Аларны анализлап, әлеге төшенчәнең эволюциясе, аңа карата мөнәсәбәтнең төрле булганын әйтергә мөмкин. Әлеге төшенчәне аңлату үзенчәлекләре һәм нәтиҗәләр таблица формасында бирелә. Таблицаны карагач, кайбер белешмәлекләрнең элек басылып чыккан материалларны кабатлавын аңларга мөмкин.  Төшенчә үзе идея, агым, концепция, идеология, идеяләр комплексы, тәгълимат буларак сыйфатлана. Хәтта аның барлыкка килү вакыты да бәхәсле мәсьәлә булып кала: XVIII йөз ахырыннан  XIX йөз уртасы һәм ахырына кадәр.

Сылтама ясау өчен: Сулайманова Ф.Р. Понятие панисламизма в отечественных справочных изданиях // Научный Татарстан. 2012. №1. С.117–127.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Фәйрүзә Рамил кызы Сөләйманова, аспирант, Казан (Идел буе) федераль университеты.