Мәкалә аз өйрәнелгән Идел буе Болгар дәүләтендә иҗтимагый-хокукый үзара мөнәсәбәтләр темасына багышлана. Ислам рәсми кабул ителгәннән соң, төрки йола буенча килгән суд эше шәригать нигезендә бәхәсле-суд мәсьәләләрен хәл итүче судлар һәм судьялар белән алышына. Автор тарафыннан Идел буе болгарлары үзләштергән мөселман суд эшләре нигезләре һәм принциплары тикшерелә. Гадел хөкем иткәндә казыйларның һәм хөкемдарларның роле, судлар турында җәмәгатьчелек фикере күрсәтелә. Чыганаклар нигезендә халыкара суд башлангычы ачыклана. Материал башка төрки урта гасырлар дәүләтләренең суд эшләре буенча мәгълүматлар белән нигезләнә.

Сылтама ясау өчен: Мухамадеев А.Р. Мусульманское судопроизводство в Волжской Булгарии: постановка вопроса // Научный Татарстан. 2011. №2. С.139–149.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Алмаз Рәис улы Мөхәммәдиев, тарих фәннәре кандидаты.