Биографиясе

1965 елның 10 октябрендә Казан шәһәрендә туган.

Казан университетын (1987) тәмамлаганнан соң, Россия Фәннәр академиясе Казан гыйльми үзәгенең Органик һәм физик химия институтында эшли, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (2000 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре органик һәм элементорганик кушылмалар электрохимиясенә, металлокомплекслы катализ, ак фосфор химиясенә карый.

Төрле дәрәҗәдә оксидлашкан металл комплекслары, галогеннар, анион-радикаллар катнашындагы эчке һәм тышкы сфера электрохимик процессларның закончалыкларын билгели; медиатор табигатенең реакция юнәлешенә тәэсирен ача. Будникова эфирлар һәм фосфор кислоталары амидларын синтезлау реакцияләренә ак фосфорны катнаштыру өчен электрохимик генерирланучы нуклеофиль һәм электрофиль реагентлар кушылмасыннан файдалана. Металлокомплексларның (Ni, Ti, Zr, Cr, Mo, W) дегалогенлашу реакцияләрендә каталитик үзлекләрен билгеләү факторларын ача, аларның реакциягә керә алуын фаразлауның гомумиләштерү юлларын эшли. Ni(О) комплексларының реакциягә керә алуы галогенорганик кушылмаларның аралаштыру реакцияләрендә берничә фактор – электрохимик ярык зурлыгы, корылма күчү дәрәҗәсе, Ni-P бәйләнешенең ныклыгы, лигандларның электрон һәм стерик эффектлары, иярүчән оксидлаштыру – кайтару реакцияләренең баруы яки бармавы белән бәйләнешен күрсәтә. Практикада киң кулланыла торган органик кушылмалар электросинтезының бер стадияле һәм аз калдыклы ысулларын эшли.

Бүләкләре

Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты (2007).

Хезмәтләре

Медиаторные системы в органической электрохимии // Журнал общей химии. 1995. Выпуск 10.

Электрохимия фосфорорганических соединений // Журнал общей химии. 2001. Т. 71, выпуск 9.

Nickel-catalysed electrochemical coupling between mono- or dichlorophenylphosphines and aryl or heteroarylhalides // J. Organometallic Chemistry. 1999. V.575 (автордаш).