Мәкаләдә XIX йөздә һәм XX йөзнең беренче утызъеллыгында рус язучылары һәм Ф.Әмирхан әсәрләренең жанр-стилистик үзенчәлекләрендә, сәнгатьчә гомумиләштерү принципларында күренә торган типологик тәңгәллекләр һәм охшашлыклар билгеләнә.

Ф.Әмирхан иҗатында чын сәнгатьчә язу алымы белән бергә күренешләрне символлаштыруның, шартлы-метафорик образлылыкның төрле формалары да бар дигән нәтиҗә ясала, алар әсәрләрнең экзистенциаль һәм эсхатологик проблематикасын гамәлгә кертү белән бәйле. Импрессионизм элементлары Ф.Әмирхан иҗатында стиль күренеше генә түгел, бәлки аның дөньяны гомуми сәнгатьчә күрүеннән гыйбарәт. Рус әдәбияты контексты Ф.Әмирхан әсәрләренең образларында, характерларда, вакыйгаларда, конфликтларда конкрет-тарихи һәм социаль шартлар чикләреннән чыккан универсаль-мәңгелек мәгънәсен ассызыклый.

Сылтама ясау өчен: Аминева В.Р. Фатих Амирхан и русская литература: типологические параллели // Научный Татарстан. 2011. №1. С.153–163.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Венера Рудаль кызы Әминева, филология фәннәре кандидаты, доцент.